Татарстан аркылы көнбатыш циклоны атмосфера фронтлары узачак
Алдагы көннәрдә Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
18-19 июльдә Татарстан аркылы көнбатыш циклоны атмосфера фронтлары узачак. Янәдән урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +13, көндез +24...+29 градус җылы булачак.
“Беренчел мәгълүматлар буенча, ялларда, 20-21 июльдә республикада тотрыксыз җылы һава торышы сакланачак”, - дип кисәтә синоптиклар.
фото: Миляуша Ханафиева
Нет комментариев