Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

    Көндез термометр баганасы +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк

    15 августтан 16 августка каршы төндә, шулай ук иртәгә иртән Татарстан территориясендә яшенле яңгыр булуы, боз явуы, томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

    "Төнлә һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында яшенле яңгыр фаразлана. Бу чакта кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал", диелә бу хәбәрдә.

    Реклама

    Төнлә һава температурасы +13..+18 градус булачак, көндез +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

    Татар-информ

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: