Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтелә

Экстремаль салкын дулкыннан соң республикага җылы агым килә

Татарстанда Яңа ел төне җылы булачак. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итте.

“Республикага киләсе атнада Карский диңгезеннән арктик һава агымы бәреп керүе мөмкин. Экстремаль салкын дулкыннан соң республикага җылы агым килә. Салкыннар үтеп китәчәк һәм Яңа елда җылытачак”, - диде ул.

“1 гыйнварда Казанда 31 декабрьгә караганда салкынрак була. Уртача тәүлеклек һава температурасы 6,5 градусны тәшкил итә.

Быел Яңа ел төнендә һава температурасы нормага якын булачак. Соңгы 30 елда 1 гыйнварда уртача тәүлеклек һава температурасы 8,6 градус була”, — диде “Татар-информ” әңгәмәдәше.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X