Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда трассада булган авариядә ике кешенең гомере өзелгән

Бәрелешү аркасында машиналарның берсе юл читенә төшеп киткән һәм янган.

Татарстанда Казан-Оренбург трассасында ике кеше җитди авариянең корбаны булган. Бу хакта "Татар-информ"га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

"Бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Чистай районында ике "Лада" машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның берсе юл читенә төште һәм янды", – дип сөйләделәр авария шаһитлары.

Ике машина шоферы да юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Күпсанлы имгәнүләр белән ике җиңел машинаның пассажиры хастаханәгә китерелде.

 

Фото: очевидцы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев