Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның яңа 25 очрагы теркәлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның яңа 25 очрагы теркәлгән

Бу чорда республикада Covid-19ның 6900 очрагы теркәлгән.


Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

2 кеше дәваханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйләрендә дәвалана. Шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары якыннан аралашу аркасында йоктырылган.

Казанда – 14, Саба районында – 3, Әлмәт белән Яшел Үзән районнарында – икешәр, Буа, Биектау, Лаеш, Питрәч районнарында коронавирус йоктыруның берәр очрагы ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә Covid-19ның 6974 очрагы теркәлгән, 5898 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев