Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 36 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 36 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 456 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 13 кеше дәваханәгә салынган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 12, Яр Чаллыда – 11, Түбән Кама районында – 4, Лаеш районында – 3, Нурлат районында – 2, Азнакай, Балтач, Алабуга, Тукай районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 456 очрагы теркәлгән, 16 419  кеше терелгән, шул исәптән 97 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев