Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 95 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 13 284 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 95 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ»МА.

Аларның бер очрагы читтән кертелгән, калганнары якыннан аралашу аркасында йоктырылган. 27 кеше дәваханәгә салынган, 68 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 29, Чаллыда – 15, Нурлат районында – 13, Чистай районында – 7, Түбән Кама районында – 5, Алексеевск һәм Буа районнарында – дүртәр, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш районнарында – икешәр, Аксубай, Актаныш, Апас, Баулы, Биектау, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Саба, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә Covid-19ның 13 284 очрагы теркәлгән, 10 719 кеше терелгән, шул исәптән 21е - узган тәүлектә. 

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk