Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 13 546 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ» МА.

Шуларның 2се читтән кертелгән, 84е бер-берсе белән якыннан аралашу аркасында йоктырылган. 22 кеше дәваханәгә урнаштырылган, 64 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – коронавирус йоктыруның 62 очрагы, Чаллыда – 6, Түбән Кама һәм Биектау районнарында – өчәр, Бөгелмә, Буа һәм Лаеш районнарында – икешәр, Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Питрәч һәм Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бу вакыт эчендә Covid-19ның 13 546  очрагы теркәлгән, 10 777 кеше терелгән, шул исәптән 19ы - узган тәүлектә.

Кичә Татарстанда коронавируслы пациентлар арасында өч үлем очрагы расланган. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 192 кеше үлгән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X