Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 534 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 31 кеше дәваханәгә салынган, 19 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 24, Яр Чаллыда 9, Түбән Кама районында – 4, Балык Бистәсе районында - 3, Биектау районында – 2, Азнакай, Балтач, Югары Ослан, Минзәлә, Нурлат, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 534 очрагы теркәлгән, 15 245  кеше терелгән, шул исәптән 74 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев