Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 41 яңа очрагы ачыкланган

Бу вакытка кадәр республикада Covid-19ның 7811 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 41 очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

2 очрак читтән кертелгән, 39ы - бер-берсе белән якыннан аралашу аркасында. 9 кеше дәваханәгә урнаштырылган, 32 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 25, Яшел Үзән районында – 3, Балтач һәм Нурлат районнарында – икешәр, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Спас районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бу вакытка кадәр Covid-19 йоктыруның 7811 очрагы теркәлгән, 6733 кеше терелгән, шуларның 31е - узган тәүлектә.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk