Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 89 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 14362 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 89 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 30 кеше хастаханәгә салынган, калган 59 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 61. Яр Чаллыда – 10, Яшел Үзән районында – 4, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Тукай районнарында – 2шәр, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Түбән Кама, Чистай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 14362 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11061 кеше терелгән.

фото:  «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев