Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 85 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 15623 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 85 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 21 кеше хастаханәгә салынган, калган 64 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 39. Яр Чаллыда – 9, Түбән Кама районында – 5, Биектау районында – 4, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш районнарында – 3әр, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Саба, Чистай районнарында – 2шәр, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Апас, Балтач, Мамадыш районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 15623 Covid-19 очрагы теркәлгән, 12040 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk