Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 100 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 13095 Covid-19 очрагы теркәлгән

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 100 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә салынган, калган 82 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 60. Яр Чаллыда – 11, Алабуга, Яшел Үзән районнарында – 4әр, Түбән Кама районында – 3, Аксубай, Югары Ослан, Тукай районнарында – 2шәр, Алексеевск, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 13095 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10 678 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk