Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

    Бөтен вакыт эчендә республикада 15 189 Covid-19 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда узган тәүлектә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

    Шуларның 1се читтән кертелгән, 84е элемтә нәтиҗәсендә. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйләрендә дәвалана.

    Реклама

    Казанда – 47 очрак, Норлат районында - 7, Яр Чаллы, Түбән Кама районнарында – бишәр, Кама Тамагы районында - 4, Биектау районында – өч, Буа, Алабуга, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында – икешәр, Апас, Алексеевск, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш, Тукай районнарында берәр очрак.

    Бөтен вакыт эчендә республикада 15 189 Covid-19 очрагы теркәлгән. 11577 кеше терелгән, шуның 97се узган тәүлектә.

    Фото: «Татар-информ»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: