Татарстанда тәүлек эчендә 57 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 57 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 17 600 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 57 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә. 23 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 22, Чаллыда – 8, Нурлат районында – 5, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында – өчәр, Арча, Бөгелмә, Биектау районнарында – икешәр, Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 17 600 Covid-19 очрагы теркәлгән. 14216 кеше терелгән, 53е узган тәүлектә. 

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев