Татарстанда тәүлек эчендә 26 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 26 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Республикада бөтен вакыт Covid-19 белән зарарлануның 7256 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 26 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның бер очрагы читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә. Барысы да өйләрендә дәвалана.

Казанда – 12, Буа районында – 4, Яшел Үзән районында – 3, Апас районында – 2, Бөгелмә, Биектау, Кайбыч, Питрәч, Теләче районнарында берәр коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт Covid-19 белән зарарлануның 7256 очрагы теркәлгән. 6113 кеше терелгән, шуның 21е үткән тәүлектә.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев