Татарстанда соңгы тәүлектә 29 кеше коронавирус диагнозы белән хастаханәгә салынган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә 29 кеше коронавирус диагнозы белән хастаханәгә салынган

Инфекция йоктырган 10 кеше хастаханәгә салынган, калган 19 кеше өендә дәвалана.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 10 кеше хастаханәгә салынган, калган 19 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 21. Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Питрәч районнарында – икешәр, Кайбыч һәм Лаеш районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5723 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4568 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев