Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстан Россия Саклану министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмәсен үтәде, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта «Татар-информ» МА дип яза.
«Резервта торган 300 меңнән артык кеше белән гаскәрләрне өстәмә тулыландыру бурычы үтәлде. Безнең республикада гражданнарны мобилизацияләү буенча Саклану министрлыгыннан җиткерелгән йөкләмә дә үтәлде», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шулай итеп, республикада өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнде.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев