Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 35 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 35 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7584 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 35 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 9 кеше хастаханәгә салынган, калган 26 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 20. Яр Чаллыда – 3, Әлмәт, Яшел Үзән, Кайбыч районнарында – икешәр, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Мамадыш, Түбән Кама, Норлат районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7584 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6381 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев