Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 29 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 6 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 6 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 19. Әтнә районында – ике, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5810 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4653 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X