Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы расланган

Барлык очраклар да авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктерелгән.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ». 

13 кеше дәваханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана. Барлык очраклар да авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктерелгән.

Казанда – 21, Чаллыда һәм Нурлат районында – дүртәр, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарында - икешәр, Арча, Кама Тамагы, Чистай районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

Татарстанда бу вакыт эчендә 4711 кешедә Covid-19 теркәлгән, 3547 кеше терелгән. 

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев