Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ир-ат "Камаз" кузовыннан егылып, прицеп тәгәрмәче астында калган

Машина барган килеш, пассажир кузов ишеген ачкан һәм егылып төшкән.

Татарстанда ир-ат "Камаз" кузовыннан егылып төшеп, прицеп тәгәрмәче астында калган һәм һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Авария кичә Лениногорск районында Ромашкино-Куакбаш-Керкәле юлының 39нчы чакырымында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 47 яшьлек ир-ат "Камаз" машинасының ябык кузовында барган. Машина барган килеш, пассажир кузов ишеген ачкан һәм егылып төшеп, прицеп тәгәрмәче астында калган. Аның ни сәбәпле шулай эшләгәне әлегә билгеле түгел.

Прицепка тапталган ир-ат җитди имгәнеп, һәлак булган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X