Юл-транспорт һәлакәтен каршы полосага чыккан «БМВ» китереп чыгарган.
Татарстанда Казан — Оренбург юлында «БМВ» һәм «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
.jpg)
Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Казан — Оренбург юлының 47нче чакрымында «БМВ» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада» белән кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре һәм һәлак булган затларның шәхесләре ачыклана. Һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли.

фото: очевидцы
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев