Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җиңел машина поездга бәрелеп, дүрт кеше һәлак

Тугызынчы модельле "Лада" машинасы Волгоградтан Нижневартовскига бара торган поездга бәрелгән.

Татарстанның Буа районында поезд белән "тугызлы" машинасы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр ите.

Кошкино-Шимяково автоюлы аша чыга торган көйләнми торган кичүдә булган авария турында хәбәр кичә кичке җидедә  112 номерына килгән. Тугызынчы модельле "Лада" машинасы Волгоградтан Нижневартовскига бара торган поездга бәрелгән.

 

Машина йөртүче һәм өч пассажир урында һәлак булган.

Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 16 кеше, шул исәптән 5 коткаручы эшләгән.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X