Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы расланды
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы расланды

16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 21, Чаллыда – 7, Аксубай, Әлмәт, Биектау, Лаеш районнарында – икешәр, Балтач һәм Саба районнарында берәр коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.

Бөтен вакытка Татарстанда 4673 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3510 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев