Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Татарстанда өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә «КАМАЗ» пассажиры зыян күргән

«КАМАЗ» үзбушаткычы, «Скания» йөк машинасы һәм «Лада» автомобиле бәрелешкән

Татарстанда М7 трассасында ике йөк автомобиле һәм бер җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә «КАМАЗ» пассажиры зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге һәлакәтне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Авария кичә кичке алтылар тирәсендә Балык Бистәсе районында булган. Биредә «КАМАЗ» үзбушаткычы, «Скания» йөк машинасы һәм «Лада» автомобиле бәрелешкән. Нәтиҗәдә, үзбушаткыч яны белән әйләнгән», - дип белдерде алар.

Авариядә «КАМАЗ» пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Ир-атны травматология үзәгенә озатканнар.

Фото: Очевидцы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk