Татарстанда 12 градус салкын булачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 12 градус салкын булачак

Иртәгә республикада яңгыр, юеш кар, урыны белән буран көтелә.

Иртәгә Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура +2...- 3 градус булачак. Республиканың көнчыгышында -2..-7 градус. Яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә, урыны белән буран.

Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр.

20 ноябрьдә төнлә термометр баганалары -10...-15кә кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -7...-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Татар-информ

фото: Алсу Гатауллина/"Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев