Татарстан тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчерәләр
Соңгы яңалыклар

Татарстан тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчерәләр

Режим 30 марттан башлап гамәлдә булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.

«2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла», - диде ул.

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1836 очрагы теркәлгән, шуларның 14е – Татарстанда.

Татар-информ

фото: pixabay.com

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев