Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасы территориясендә кош гриппы буенча эпизоотик хәл начарайды

Республиканың кайбер районнарында калкып чыккан кош гриппы авыруы нәтиҗәсендә йөзләгән каз-үрдәк юк ителде.

Инстаграм битләрендә урын алган видеоязмалар астында кемдер - кошларны, икенчеләр хуҗаларны жәлләп комментарийлар калдырды. Кайсы яктан карасаң да, бик кызганыч, әлбәттә. Саклык чаралары турында һәрвакыт язып, кисәтеп торылса да, кайбер хуҗалар үзләре бәлагә тарыганчы, әлеге мәсьәләгә салкын карый.
Татарстан Республикасы территориясендә кош гриппы буенча эпизоотик хәл начараю сәбәпле, кош гриппы таралуга юл куймау өчен, ветеринария законнары таләпләрен үтәргә кирәк.
- Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарын зарарлый, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин, - дип сөйләде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин. - Әлеге чирне дәвалау юллары юк, шуңа күрә авыру кошларны юк итәргә туры килә. Күз алдыгызга китерегез: Буа районында, читтән сатып алынган 100 үрдәк аркасында, меңгә якын каз яндырылды. Бу – бик аяныч хәл, әмма моннан башка котылу чарасы юк. Районда кош-корт үстерү, алып-сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бик күп. Без алар белән тыгыз элемтәдә торабыз,  саклык чаралары турында кисәтәбез, ләкин араларында төрлесе бар. Шуңа күрә теләсә нинди терлек яки кош-корт сатып алганда, аларның каян булуын сорарга һәм тиешле документ таләп итәргә кирәк.
Әлеге мәсьәлә буенча “Күркә”  кооперативының җирле җитәкчесе Зефир абый Хөсәенов белән дә сөйләштек. Шушы көннәрдә аларның беренче тапкыр кошлар кайтартканнарына бер ел була.
- Бу мәкерле авыру турында ишетеп торабыз. Ходай сакланганны саклармын, дигән бит, шуңа күрә булдыра алган кадәр чараларын күрергә тырышырга кирәк, - диде ул. – Безнең хәзерге вакытта өч корпуста кошлар бар. Анда керү юлларына дезинфекцияләүче келәмнәр куелган. Эшчеләр дә кошлар янына киемнәрен алышып керәләр. Кошларның исә санитар-ветеринария документлары бар, аларны кайтарганда ук вакцина ясап озаталар. Бездә дә берничә тапкыр вакцинация үткәрелә. Аның сиптерелә, су белән бирелә торганнары бар. Кошларны озатканнан соң, биналар җыештырылып, дезинфекция үткәрелә. Биналарның идәненә җәелә торган пычкы чүбе дә  махсус эшкәртелгән. Шулай ук корпусларга читтән килгән кешеләрне кертмәскә тырышабыз яки махсус саклану киемнәре кулланабыз. Билгеле, болар белән генә чикләнеп булмый, хәл итәсе проблемаларыбыз да бар: территорияне койма белән әйләндереп алырга, санпропускник ясарга, кыргый кошлардан саклану чаралары турында уйларга кирәк. Кош хуҗаларына түбәндәге чараларны күрергә киңәш ителә:
- кошларны читкә чыгармыйча гына асрауны тәэмин итү;
- билгеләнмәгән урыннардан кош-корт, кошчылык продуктлары һәм азык сатып алмау;
- хуҗалыкта асралган кош-кортның кыргый кошлар белән контактын булдырмау;
- кошларны асрау урыннарын механик чистарту һәм дезинфекцияләүне тәэмин итү.
Кош гриппы белән авыручы яки авыруда шикләнелүче кошларның итен куллану, шулай ук үлгән кошларны җирләү тыела.
Хуҗалыкта кош-корт үлеме күзәтелгән очракта, кичекмәстән Кукмара ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү сорала. Адресы: Кукмара шәһәре, Л.Толстой урамы, 1нче йорт. Телефон: 2-76-04.
Фото ИА “Татар-информ”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X