Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты үзизоляциядә татарстанлыларга булышкан барлык кешеләргә рәхмәт әйтте

Ике ай эчендә республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы әзерләнгән.

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләләрдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләдә тәрбияләнүче балаларны, аеруча зыян күргән тармакта эшләүче үзмәшгуль һәм эшмәкәр балаларын, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерны азык-төлек белән тәэмин итү акциясенә нәтиҗә ясады. Әлеге акция «Ярдәм янәшә. Помощь рядом!» кысаларында үтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ике айда республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы әзерләнде.

«Әһәмиятле социаль проектны гамәлгә ашыру өчен матди ярдәм күрсәткән хәйриячеләргә рәхмәт белдерәм. Монда бюджет акчалары юк. Хәйриячеләр, зур һәм кече компанияләр, эшмәкәрләр булышты», — диде Президент.

Миңнеханов «Бәхетле» компаниясенә һәм аның җитәкчесе Мөслимә Латыйповага азык-төлек җыелмаларын сыйфатлы төргәннәре, оператив китергәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

«Әлегә бу җыелмаларга карата сыйфаты буенча канәгатьсезлек белдерүче булмады. Алар бу эшкә җаваплы карады», — диде Татарстан Президенты.

фото: Татарстан Президенты матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X