Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты яңа милли радио эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте

FM 98,6 ешлыгында эшләүче «Китап» радиосын Казанда һәм Татарстанның алты районында тыңларга мөмкин.

Башкалабыз Казан шәһәрендә яңа милли радио сөйли башлады. «Китап» радиостанциясе милли музыка һәм татар әдәбиятын яратучыларга адресланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әлеге проектка старт бирелүе турында язып чыкты.

«Дуслар, шатлыклы хәбәр бар! Хәзер „Китап“ны уку гына түгел, тыңлап та була», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

«Китап» радиостанциясе — «Татмедиа» АҖнең яңа проекты. Музыкаль, мәдәни-агарту радиосы Татарстан Президенты инициативасы белән тормышка ашырылды. Анда һәркемгә балачактан таныш булган халык көйләре һәм классик әсәрләр яңгырыячак.

«Китап» радиосы — яңа милли радио. Аны AppStore һәм Google Play операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk