Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты Илкүләм проектлар советы президиумы составына керде

Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы яңартылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзер Рофссия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составында.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның указында әйтелә. Аның нигезендә совет һәм президиум составына үзгәрешләр кертелгән. Документ Хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы составын һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составын расларга», - диелә указда.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин — совет президиумы рәисе, беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары итеп билгеләнде.

Россиядә илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk