Белгеч сүзләренчә, Татарстанга кыш ун көнгә соңарып киләчәк
Татарстанда якындагы атна салкын, әмма карсыз һава торышы булачак. Бу турыда университет профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән Казан федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Якындагы атна антициклон йогынтысында һәм салкын булачак. Карсыз салкыннар авыл хуҗалыгына начар тәэсир итә», — дип сөйләде белгеч.
Переведенцев республикага кыш 10 көнгә соңарып киләчәк, диде.
Шулай итеп, 10 ноябрьдән башлап төнлә салкын һәм якындагы атнада температура климат нормасыннан 4-5 градуска түбәнрәк булачак.
10 -15 ноябрьдә көндез температура -4 градуска кадәр төшәчәк, ә төнлә -8 градус булачак.
фото: Эльвира Миннәхмәтова, "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев