Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан нинди чаралар узачагы билгеле булды

Бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырыла.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган: 27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә), 25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн). Бу турыда  Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте, дип яза «Татар-информ».

27 май көнне, дәүләт тарафыннан оештырыласы зур форумга, коронавирус белән бәйле вазгыятьтән чыгып, үзгәрешләр кертергә туры килгән. Шуңа күрә төп бәйрәм чарасы Дәүләт Советы сессиясе буларак узачак. Ә инде сессиягә кадэр Татарстан Президентының ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп куюы булачак. Шәйхразиев сүзләренә караганда, Ьатарстанның 100 еллыгына чыгарылган бу марка дөнья күләмендә йөри башлаячак.

 27 майга Үзәк Банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсен күрсәтү дә планлаштырылган.

Төп бәйрәм чаралары 25 июньдә дәвам итәчәк. Бу көнне Казанда, РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында, ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы узачак. Татарстан хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан Хөкүмәт йортында тантаналы чара да узачак, анда ветераннарны чакырып котлау планлаштырыла. Мәрхүм булган җитәкчеләрнең каберләрен зыярат итүне дә шушы көнгә ниятлиләр.

25 июнь көнне Татарстан флагы эстафетасы Татарстан районнары буенча башланачак. 

30 августта ТАССР юбилее уңаеннан тантаналы төстә төрле объектларның ачылуы көтелә. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабул итү тантанасы да оештырылачак, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев