Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Березняк авылында һәйкәл ачылды

Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергә Әфган, Чечня сугышында катнашкан солдатларның да исемнәре ташка уеп язылган.

15 февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан бүген Березняк авылында һәйкәл ачылды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергә Әфган, Чечня сугышында катнашкан солдатларның да исемнәре ташка уеп язылган.

Тантаналы чарада районның әфганчы егетләре, районның хәрби комиссары Равил Гафиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов һәм башкалар катнашты.

«Әлеге һәйкәл “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы ярдәмендә эшләнде. Җирлегебездән әфган сугышына җиде егет китә. Кызганычка каршы, аларның берсе – Камышлыдан Шамил Касыймов чит җирләрдә башын сала, ә Альбер абый Шәйхетдинов туган якларына кайткач вафат булла. Мондый чараларның авыл җирлекләрендә дә оештырылуы бик күркәм күренеш, ул алга таба да шулай дәвам итсен иде, чөнки яшь буын үзенең геройларын белеп үсәргә тиеш. Киләчәктә сугыш афәтләре кабатланмасын, күкләребез аяз булып, тыныч-имин тормышларда яшәргә язсын», - диде Рөстәм Шәрипов.

Һәйкәлгә венок, чәчәкләр салганнан соң, әфганчылар район Мәдәният йортына юл алды. Анда әфганчылар хөрмәтенә тантаналы бәйрәм оештырылды.

Сугышчы-интернационалистларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде. «Сез һәрвакыт бердәм, хезмәттәшләрегез турында онытмыйсыз, кайгыртасыз, аралашып яшисез. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә тарих югалмый, буыннан-буынга күчә бара, бу – зур хөрмәткә лаек», - дип, әфганчы егетләргә рәхмәтен белдерде һәм сәламәтлек теләде.

Рамил БАРИЕВ, район мәдәният идарәсе җитәкчесе:

1980нче елларда без мәктәпне тәмамлаганнан соң, студент булып укып йөрдек, ә сез шул вакытта ил тынычлыгы өчен көрәштегез. Анда күпме яп-яшь солдатлар һәлак булды. Безнең Зур Сәрдек җирлегеннән дә бик күп егетләр Әфганстанга җибәрелде, ике егет туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алмады. Купкадан Наил Латыйпов һәм Чишмәбаштан Тәлгать Әхмәтшиннар белән параллель сыйныфларда белем алдык. Наил бик тере, шаян егет булса, Тәлгать тыныч, ипле иде. Без аларны онытмыйбыз. Ә сезгә, егетләр, хезмәтегез өчен зур рәхмәт, без сезнең белән горурланабыз.

 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk