Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сәрдекбаш җирлегендә дәүләт программаларында актив катнашалар

Сәрдекбашта 2020 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте.

Сәрдекбаш авыл җирлекләрендә 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары үткәрелде. Анда җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев, участок инспекторы Нургаян Гомәровларның чыгышлары тыңланды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2020 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде.

«Безнең җирлектә халык күбесенчә мал асрау белән шөгыльләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1000нән артык мөгезле эре терлек бар. Шуның 400дән артыгы савым сыерлар», - дип сөйләде Илгиз Нәбиев.

Җирлекне үстерү, тормыш шартларын яхшырту буенча биредә бик актив эшлиләр: федераль, республика программаларында катнашалар.

«Үзара салым акчалары юл билгеләре, янгын гидрантлары урнаштыру, су башняларын, зиратларны төзекләндерү, юллар, коелар, Сабантуй урыны ремонты һәм башкалар өчен тотылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк», - диде җирлек башлыгы.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы нигезендә Сәрдекбашта һәйкәл һәм Уразай, Тырыш, Яңа Сәрдектә спорт мәйданчыклары төзелгән.

Чыгышлардан сорауларга җавап бирелде һәм хезмәт алдынгыларына мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk