Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әсән-Елганың «Акъяр» чишмәсеннән кеше өзелми

Матур традициягә тугры калып, ел саен җәй уртасында авыл халкы, кайткан кунакларны үз янына бәйрәмгә җыя «Акъяр».

Гади улактан гына түгел, ә бизәкле, матур самавырдан челтерәп ага Әсән-Елга авылының «Акъяр» чишмәсе. Матур традициягә тугры калып, ел саен җәй уртасында авыл халкы, кайткан кунакларны үз янына бәйрәмгә җыя «Акъяр». Бу юлы да чишмә яны төнгә кадәр гөрләп торды.

Чишмәләрне табигать күрке, тормыш чыганагы дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, кушучка тутырып, суын эчсәң, сусау басыла, тәнгә сихәт, көч-куәт тә кереп киткәндәй була. Кипмәсен, юлын үзгәртмәсен, гөрләп агып торсын өчен, булганның кадерен белеп, төзекләндереп, аны чистартып, тәртипләп тоту да бик кирәк. Тумышы белән Әсән-Елга авылыннан булган, бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яшәп хезмәт куючы, пар канаты Ләйсән белән ике ул үстерүче якташыбыз Илнар Хафизовның тәвәккәллеге, әйдәп йөрүе нәтиҗәсендә, Әсән-Елга авылы халкы да бик матур чишмәле булды. Табигатьнең искиткеч гүзәл урынында, авыл уртасында ул. Чишмәгә килүчеләр биредә су гына алып калмый, «әби-бабай» сыны янында фотога да төшә, чәчәкләр арасына урнаштырылган эскәмиядә хәл җыеп, ял итеп, рәхәтләнеп кошлар сайравын да тыңлый. 

«Чишмә шактый читтә, ярның икенче ягында иде. Анда халык та бик йөрмәде. Әтинең бар теләге әлеге табигать хәзинәсен төзекләндерү, авылга якынайту иде. Без 2016 елда бу эшне башкарып чыга, аның хыялын тормышка ашыра алдык. Исем эзләгәндә әти: “Улым, «Акъяр» исеме бик килешәчәк, чөнки чишмәнең ярларыннан элек ак балчык ала торган булганнар”, - диде. Газиз кешебез чишмә ачылуын үз күзләре белән күреп, 2018 елда вафат булды. 1 июльдә әтинең туган көне. Мин ел саен, әлеге датага туры китереп, аның истәлегенә чишмә буенда зур бәйрәм оештырырга тырышам. Шәһәрдә төпләнсәм дә, туган авылым, туган йортым минем өчен һәрчак беренче урында. Биредә яланаяклы балачагым, үсмер вакытларым үтте, яраткан әнием, гаиләсе белән бертуган абыем, туганнарым, дусларым яши. Шуның өчен, вакыт булу белән, һәрчак авылыма, якыннарым янына ашкынып кайтам», - ди Илнар.

«Чишмә бәйрәме» Шамил хәзрәтнең Коръән аятьләре укып, дога кылуы белән башланып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйковлар оештыручыларга рәхмәт әйтеп, бәйрәм уңаеннан үзләренең котлауларын ирештерделәр. Чарага килгән халыкның күплеген күрсәгез сез! Юл буе машиналар тезелеп киткән, мәйданда исә алма төшәр урын да юк. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, атказанган артистлар Илназ Сафиуллин, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, баянчы якташыбыз Айнур Моратов, татар эстрадасы йолдызлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Әлфинә Әзһәмова, скрипкачы Динә Закирова, танылган алып баручы, сүз остасы Айрат Ильясов – барысы бер сәхнәдә. Концерт өч сәгатьтән артык барды. Бәйрәмгә килүчеләр җырчыларга кушылып моңланды, дәртле музыка астында өздереп биеде, җор телле Айрат Ильясовның мәзәкләреннән рәхәтләнеп көлде. Бәйрәм менә шулай итеп оештырыла ул диючеләргә, социаль челтәрләрдә үз фикерен, мактау сүзләрен калдыручыларга һич аптырарлык түгел. Ял кичәсе, чыннан да, югары дәрәҗәдә узды. Салюты соң, салюты... ун минут дәвамында төрле төстәге утлар, җемелди-җемелди, күккә сибелде. Нәкъ менә әлеге мизгелләрдә Илнарның әнисе Асия ханымга игътибар итми кала алмадым. Бәхетле ананың күзеннән гәрәбәдәй яшь бөртекләре тәгәри, ә йөзендә балалары өчен горурлык һәм сөенеч чаткылары балкый иде.
 
Дания МӨХӘММӘТОВА:

-Авылдашыбыз Илнар Фәнил улы мәктәп елларыннан ук актив булды, оештыру сәләте көчле иде аның. Без, мәдәният хезмәткәрләре, аның ярдәмен аеруча еш тоябыз. Чишмәне дә шулкадәр яхшы итеп ясадылар ки, хәтта башка авыллардан да бирегә су алырга киләләр. Иртәнге сәгать бишләрдән кичке сәгать унберләргә кадәр чишмә буеннан халык өзелми. Аннары суы да тәмле, йомшак аның, кайнаткач, юшкын да утырмый. 
Яз көне чишмә буена утырту өчен чәчәкләргә кадәр Илнар үзе алып кайта. Шушы көннәрдә нинди зур бәйрәм оештырып, олысы-кечесенә сөенеч, яхшы кәеф бүләк итте ул. Әле һаман да кичә турында мактау сүзләре генә ишетәбез. Үзенең туган җире өчен янып-көеп йөрүче яшьләребез булганда, авылның киләчәгенә ышаныч зур!

Алсу ҖИҺАНШИНА:

-Үзем дә оештыру өлкәсендә шактый күп кайнаган кеше буларак, бәйрәмне үткәрү өчен никадәр чыгым, көч, хезмәт һәм энергия кирәклеген аеруча яхшы аңлыйм. Авыллардан чыккан, мөмкинлеге булган, зур урыннар биләүчеләр бик күп. Әмма аларның күбесе үзләренең матди ягын гына кайгырта. Халкыма, авылдашларыма бәйрәм ясыйм дип, янып-көеп йөри торганнар, кызганыч, бармак белән генә санарлык. Әтисенең хыялын тормышка ашырып, “Акъяр” чишмәсен торгызучы, авылны яңартуга үз өлешен кертүче, һәр елны бәйрәм оештырып, авыл халкының хәтерен яңартучы, күңелен күрүче милләтпәрвәр, татар җанлы авылдашыбыз Илнар Хафизов – искәрмә. Мин аның белән, чын мәгънәсендә, горурланам. 
«Чишмә бәйрәме»ндә сәхнә аеруча идеаль иде быел. Бәйрәмгә килүчеләргә тамаша карау өчен барлык шартлар да тудырылган. 
Артистлар да һәрберсе зәвыклы, халык арасында танылу тапкан. Филүс Каһиров һәм Зөһрә Шәрифуллинаның чыгышы үзе генә дә ни тора! Бәйрәмдә төрле буын җырлары яңгырады, гармун моңнарын, скрипкачы кызның чыгышын да ләззәтләнеп, күңел биреп карадык. Халык бәйрәм салютына хозурланып, рәхмәтле булып таралышты. Афәрин!

Фото: Дания Мөхәммәтова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk