Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать”тә Габдулла Тукайга багышланган кичә булды

Шүрәле, Су анасы кебек әкият геройлары үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Тукай безнең күңелләрдә”дип исемләнгән зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм җыр-бию, шигырьләр, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Шүрәле, Су анасы кебек әкият геройлары үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.
Шулай ук балаларның Тукай иҗатына багышлап ясаган рәсемнәреннән, шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылды. Бәйрәм искиткеч матур, моңлы, җанлы булды. Бәйрәм ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Үз балаларының чыгышларын әти-әниләр сөенеп, зур алкышлар белән карадылар. Алардан күпме рәхмәт сүзләре яңгырады.
Альбина КӘРИМОВА, II – коррекция төркеме тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев