Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен Кукмара шәһәре буенча виртуаль экскурсия оештырылды

Балалар завод һәм фабрикалар, оешмалар турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр, территориябездә нинди елгалар һәм күлләр барлыгын искә төшерделәр

Бер көн эчендә бөтен шәһәр белән ничек танышырга? Җавап бер – виртуаль экскурсия ясау.

22 июль көнне “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен виртуаль экскурсия оештырылды.

Әлеге экскурсиянең максаты – Кукмара шәһәре, аның истәлекле урыннары һәм уникаль традицияләре белән танышу иде. Балалар завод һәм фабрикалар, оешмалар турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр, территориябездә нинди елгалар һәм күлләр барлыгын искә төшерделәр.

Чара бик матур слайд-презентация белән үрелеп барды. Тәрбияче җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту темасына да кагылды.

Альбина КӘРИМОВА,

II коррекция төркем тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk