Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Сез яхшы күңеллеме?” (тест)

Сез әйләнә-тирәдәгеләргә карата игелекле һәм игътибарлымы? Үзегезнең соңгы киемегезне дә мохтаҗларга бирергә әзерме? Түбәндәге тестны үткәннән соң, әлеге сорауларга җавап табарсыз.

1, 3, 4, 7, 11 сорауларына “әйе” һәм 2, 5, 6, 8, 9, 10, 12 сорауларына “юк” дип җавап биргән очракта, берәр балл куегыз.


1. Сезгә акча керде ди. Дусларыгызга бүләк ясар өчен барысын да тотып бетерә аласызмы?
2. Иптәшегез тормыш авырлыклары турында сөйли. Аның проблемалары сезне аз кызыксындырса, бу хакта аңа сиздерәсезме?
3. Әгәр дә партнерыгыз шахматта яисә башка уенда начар уйнаса, аның күңелен күрер өчен кайвакыт җиңелер идегезме?
4. Кешеләрнең кәефләрен күтәрү максатыннан, аларга еш матур сүзләр әйтәсезме?
5. Сез явыз шаяртырга яратасызмы?
6. Кешегә ачу саклыйсызмы?
7. Сезгә кызык булмаган әйберне сабыр гына тыңлыйсызмы?
8. Үзегезнең сәләтләрегезне практикада куллана беләсезме?
9. Җиңелә башлагач, уенны туктатасызмы?
10. Үзегезнең хаклы булуыгызга инанган очракта, әңгәмәдәшегезнең дәлилләрен тыңлыйсызмы?
11. Кеше үтенечләрен теләп башкарасызмы?
12. Янәшәдәгеләрнең күңелен күтәрер өчен, бер кешедән үчекләп көлә аласызмы?

Нәтиҗә:

8 баллдан күбрәк. Сез ачык күңелле, әйләнә-тирәдәгеләргә ошыйсыз, кешеләр белән аралаша беләсез. Мөгаен, дусларыгыз күптер. Шуны онытмагыз: бөтен кеше белән дә яхшы мөнәсәбәттә булырга тырышмагыз, чөнки барысына да ярап булмый, һәм ул сезгә бернинди файда китермәячәк.

4тән 8гә кадәр балл. Яхшылыгыгыз – очраклы хәл. Сез барлык кешегә карата игелекле түгел. Берәүләр өчен барысына да әзер булсагыз, сезгә ошамаган кешеләр белән башкача аралашасыз. Бу алай ук начар түгел. Әмма кешеләрне үпкәләтмәс өчен, һәммәсен дә тигез күрергә кирәк.

4 баллдан кимрәк. Сезнең белән аралашу кайвакыт якыннарыгыз өчен дә зур газапка тиң. Изге күңеллерәк булыгыз, шул чакта иптәшләрегез дә артыр.  Дуслык бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булуны таләп итә бит...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk