Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллионнан артык кеше караган

Танылган артистлар үз чыгышларын онлайн-форматка күчерде.

Татарста Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше тамаша кылган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Туры эфир Татарстанның рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Әлеге проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен башкарылды. Салават Фәтхетдинов аның кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

Танылган җырчы Салават Фәтхетдинов: «Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — ди.

Җырчының җанатарларыннан сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килде. Әлеге комментарийларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укып барды. Салават Фәтхетдинов аларга оригиналь җаваплар бирде.
Концертны Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Ришат Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?! Акция #айдадомой хештегы белән үтә.

Бүгеннән башлап Кукмара районы Мәдәният йортында онлайн-концертлар күрсәтелә. Онлайн-концертлар 13 апрельгә кадәр көн саен сәгать 14.00дә Инстаграмда @kukmor_rdk трансляцияләнәчәк. Һәр трансляция 20 минут дәвам итә. Барлыгы 14 үзешчән артистның чыгышы көтелә.

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk