Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сагынабыз сине, Наталья Семеновна

Наталья Васильева барысын да башыннан кичергән., ләкин ул бу авырлыклардан беркайчан да зарланмады, шулай тиеш дип кабул итте.


Язмам сайлаган һөнәренә гомере буе тугрылыклы калган, бөтен көчен, сәламәтлеген шушы хезмәткә сарыф иткән, 40 ел укытучылык стажына ия булып, шуның 15 елын Кукмара беренче мәктәбендә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкарган, үз эшенең остасы Васильева Наталья Семеновна турында. Исән булса, аңа 95 яшь тулыр иде.
Һәр кешене язмыш, җыясы ризык йөртә, диләр бит. Тәмле сулы чишмәләре булган Кашкара авылында (хәзер бу авыл юк инде) туып-үскән Наталья Семеновна үзенең гомерен Кукмарада үткәрә. Ул укытучылык  һөнәрен сайлаганга бер дә үкенми. Мин үзем дә укытучы буларак, әлеге эшне җиңелләрдән дип әйтмәс идем.
Наталья Васильева барысын да башыннан кичергән: кочак-кочак дәфтәр тикшерү, балаларга өйрәтәсе материалны яхшылап карап чыгу, дәрестә укучыларга төпле белем бирү, шул ук вакытта укытучылар белән эшләү, алдынгы педагогик алымнарны өйрәнү һәм аны дәресләрдә куллану, укытучылар белән семинарлар уздыру һәм башкалар. Ләкин ул бу авырлыклардан беркайчан да зарланмады, шулай тиеш дип кабул итте.
Эчкерсез, кешелекле, бик акыллы мөгаллимәбез җылы сүзе, якты йөзе, аналарча кайгыртуы белән укытучыларга булыша иде. Ул мине дә эшләргә өйрәтте. Үзебезнең ялгыз түгеллекне, кемнеңдер безнең турында кайгыртуын тойдык. Шул эшләргә өмет бирде. Эшеңдә авырлыклар килеп чыкса, яки ярдәм кирәк булса, үз тирәңдәге акыллы, ярдәмчел кешеләргә сыенасың, алар белән киңәшләшәсең бит.
Минем бу фикерләрем, эчкерсез уйларым Наталья Семеновнага туры килә. Ул күпме ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар оештырды. Аның дәресләрендә мәктәпнең һәм районның күп укытучылары катнашты. Директор урынбасары буларак, методик эшне җанландыру, алдынгы укытучыларның эшчәнлеген өйрәнү өчен бөтен көчен куйды. Һәрбер укытучы нинди дә булса бер зур тема өстендә эш алып барды. Укытучылар мәктәптә, район күләмендә ачык дәресләр, төрле чаралар үткәрде.
Наталья Семеновна район, республика күләмендә методик семинарлар оештыра, педсоветларда, семинарларда эшлек-ле фикерләрен җиткерә иде. Ясалма сүзләр кулланып, озын докладлар белән укытучыларны интектермәде. Килеп чыккан проблемаларны үз осталыгына таянып, тыныч кына хәл итте. Бу – чын җитәкчегә хас иң дәрәҗәле сыйфат. Аңа хезмәтләре өчен “Халык мәгарифе отличнигы” дигән исем бирелде. Ул район мәгариф бүлегенең, Татарстан Мәгариф министрлыгының күптөрле Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Мөгаллимә уен-көлкене бик ярата иде. Үзе рус милләтеннән булса да, шундый матур итеп татарча җырлады, татар биюләрен башкарды, татарча хатасыз сөйләште.
Наталья Семеновна, сезнең эшләрегез онытылмый. Игелекле хезмәтегез укучыларыгыз, укытучылар коллективы, Кукмара һәм район халкы күңелендә саклана. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Урыныгыз оҗмахта булсын.
Кеше китә дә югала, әмма хәтер югалмаска тиеш. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Васильева – әнә шундый хәтердән җуелмаска тиеш шәхесләрнең берсе.
Салихҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч яхшы укытучы иде Наталья Семеновна.

    erid: 2VtzqxWHLUk