Күренекле татар шагыйренә 71 яшь була, ул каты авыру белән көрәшә.
Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның гомере өзелгән. Бу турыда шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.
Роберт ага Миңнуллинга 71 яшь була, ул каты авыру белән көрәшә.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында дөньяга килгән. Күп еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев