Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ринат Шәрәфетдинов җирдә аунап яткан гади таш кисәгеннән дә күз ачып йомганчы гөл ясап куя

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр андыйлар турында. Сүзем Тырыш авылында яшәүче, 28 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Ринат абый Шәрәфетдинов турында.

 

1966 елның 27 маенда дөньяга аваз сала ул. Башлангыч белемне Тырышта ала, аннан Сәрдекбаш, Зур Сәрдек мәктәпләрендә укый. Армия хезмәтеннән соң, туган авылы клубында мөдир вазыйфасын башкаруга алына. Эшләгән дәвердә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлый.

Тормыш иптәше Рәзинә апа белән өч чибәр кыз тәрбияләп үстерә алар. Олысы инде тормышта, ике балалары бар.

Белмим, Тырыш авылының сихри табигате, җиләкле-гөмбәле урманнары илһам биргәнме, искиткеч сәләтле, хыялый шәхес булып җитешкән ул Ринат абый. Җирдә аунап яткан гади таш кисәгеннән дә күз ачып йомганчы гөл ясап куя. Агач, я булмаса тимер эше дисеңме – болар берсе дә аның өчен ят түгел. Һәр эшне җиренә җиткереп, яратып башкара. Район Мәдәният йортында куелган “Өти балак Гөлүсә” спектакленең бөтен декорациясен дә Ринат абый берүзе ясады.
Аның Яңа ел алдыннан клуб каршында иҗат иткән кар сыннарын килеп күрегез сез! Тирә-якка даны таралган бу сыннар арасына керсәң, әкияти дөньяга эләккәндәй буласың. Елның-елында авыл халкы гына түгел, районыбызның төрле почмакларыннан сәнгатьне яратучы, аңлаучы якташларыбыз бу хозурлыкка сокланырга җыела.

Клубта да эшен аксатмый, нинди генә чара үткәрмәсен, халык күп килә. Эштән арып кайткан авыл хезмәтчәннәрен күңелле итеп ял да иттерә белә ул.
Кайчан нинди ярдәм кирәк булмасын, без – хезмәттәшләренә һәрчак булышырга әзер торучы, соңгы телем икмәген дә бүлеп бирүче, аталарча кайгырткан Ринат абый кебек шәхесләр булуына чиксез шатбыз. Аның белән бергә-бергә әле озак еллар эшләргә насыйп булсын иде.

Лилия МУСИНА,
Каенлык авылының клуб мөдире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X