Республикада оешкан кайнар линия үз-үзеңне изоляцияләү мәсьәләләренэ багышлана
Соңгы яңалыклар

Республикада оешкан кайнар линия үз-үзеңне изоляцияләү мәсьәләләренэ багышлана

Анда республика халкы теркәлү турында узен кызыксындырган сорауларын бирә һәм СМС-сервис турында өстәмә мәгълүмат белән таныша ала.

Республика халкы үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдән чыгу өчен, SMS-хәбәр аша теркәлүдә ярдәм сорап, контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала, дип хэбэр итэ журналистларга Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

«Кыенлыклар туарга мөмкин. Контакт-үзәк республика халкына теге яки бу мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәргә тиеш», — дип аңлата Айрат Хәйруллин.

Кайнар линия телефоны: 8 (800) 250-90-33. Сервис турында тулырак мәгълүмат covid19.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».

фото: pixabay.com

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев