Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Районыбыз зур югалту кичерде

Гади, гаять тыйнак, кешелекле, нечкә хисле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган зат, үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән җитәкче иде Олыяз урта мәктәбе директоры Хаҗиев Гомәр Һашим улы

Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Олыяз урта мәктәбе директоры, игелекле гамәлләре өчен хаклы рәвештә районның “Алтын йөрәкле кешесе” исеменә лаек булган, “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән олы шәхес Хаҗиев Гомәр Һашим улы мәңгелеккә арабыздан китте.

Гомәр Һашим улы 1959 елның 2 гыйнварында дөньяга килгән. Олыяз сигезьеллык, Зур Сәрдек урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының  табигый география факультетында белем ала. Аннан армия хезмәтен үтәп кайта. Туембаш мәктәбе директоры, Янил һөнәри лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куя, ә 1994 елдан бирле ул Олыяз урта мәктәбенең алыштыргысыз директоры булды, мәктәпнең яңа, заманча бинасын салдыруда янып-көеп йөрде. Балаларга белем генә түгел, патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертте, бу эштә үзе үрнәк күрсәтте: 1991 елдан башлап,  ел саен  эзтабарлар төркемен Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янында һәлак булган совет сугышчылары сөякләрен эзләү экспедициясенә алып барды. Суык, яңгырлы һава шартларында, сазлыклы урыннарда палаткаларда яшәп, 1942 елда барган рәхимсез сугыш эзләрен йөрәге аша үткәреп кайта иде ул. 
Гомәр Һашим улы – Бөек Ватан сугышында ятып калган райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән районның “Хәтер китабы”н чыгаруда башлап йөрүче һәм авторы да әле.

“Россия Федерациясе Кораллы көчләре хәрби-мемориаль үзәгенең “Казанышлар өчен”, Россия Саклану министрлыгының “Актив эзтабарлык өчен” күкрәк билгеләре  аның шушы барлык хезмәтләренә бәя булып тора.

Моннан тыш, Гомәр Һашим улы “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “ТАССРның 90 еллыгы” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Дәүләтнең олы бүләкләренә ия булуына карамастан, ул масаюны белмәде. Гади, гаять тыйнак, кешелекле, нечкә хисле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган зат,  үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән җитәкче иде ул. Аның якты истәлеге күңелләрдә бик озак сакланыр, игелекле эшләргә өндәп торыр. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, рухы шат  булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз.

С.Димитриев, Р.Каримуллина, Р.Гаянова, А.Гарифуллин, Р.Мансуров, И.Муллахмәтов, 
Г.Хәбибрахманов, Р.Мәликов, Р.Галиева, Ч.Хәнәфина, Р.Әхмәдуллин, И.Сәмигуллин, Г. Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk