Соңгы яңалыклар

Районыбыз китапханәләре җиңү яулады

Аларга 100әр мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде

Татарстан Мәдәният министрлыгы республиканың авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениеләрен һәм хезмәткәрләрен ачыклау буенча барган конкурска йомгак ясады. “Иң яхшы китапханә” номинациясендә районыбызның Байлангар һәм Югары Күзмис авыл китапханәләре җиңү яулады. Аларга 100әр мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Зур Сәрдек авылы китапханәсе мөдире Наилә Шакирова “Иң яхшы хезмәткәр” номинациясендә җиңүче булды.

 


Нет комментариев