Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашыбыздан мәзәкләр

Көлеп алыйк

Бәләкәй Нияз әнисе белән Казанга кунакка баргач, җиңгәсе өстәлгә карбыз кисеп куя. Үзенә биргәнен ашап бетергәч, Нияз тагын сорый. Карбыз бетте  шул, карт әбиеңә генә калдырдым, ул авырый, башка ризыкны ашый алмый, дип җавап бирә җиңгәсе. Әйе, авырый ди, әле күптән түгел генә бер тәлинкә манный боткасын сыпыртып куйды бит, дигән Нияз.

Ниязның бабасы, Сабантуйга кунаклар килер дип, пыяла савытка әче бал сала да җылы урынга  куя. Тәмле булсын әле, дип, караҗимешләр дә өсти. Нәни Нияз, савытка бик озак кызыксынып карап торганнан соң, бер күтәрелеп, бер төпкә төшеп “биешкән” җимешләргә кулындагы уенчыгы белән китереп суга. Пыяла савыт чәлпәрәмә килеп ватыла. Малай куркудан карават астына кереп кача. Бабасы аны “юньсез, тиктормас  малай”,  дип ачулануына каршы  “мин дә җимешләргә тик торыгыз дидем бит, тыңламадылар”, дип аклана.

Әбисенең акча янчыгын актарганын күреп, бәләкәй Нияз аннан туңдырма алырга акча сорый. Әбисе: “Менә сиңа, улым, ун сум. Үсеп җитеп эшли башлагач, син дә мине онытмассың, акчаңны кызганмассың”, - дигән. Нияз: “И-и, мин акча эшли башлаганчы, син исән булырсың микән? Хәзердән үк, урамнан пычранып керсәм, үләм-үләм, дип кычкырасың”, - дип, әбисен көлдергән.

Дәлфирә ГАЛИМОВА, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk