Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район Мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында сайлаучыларны җыр-бию белән каршы алдылар

Район Мәдәния йорт бинасына урнашкан 1666 сайлау участогы иртәдән үк халыкны матур музыка белән каршы алды.

Ә сәгать унда биредә район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт башланып китте. Йөрәкләрне җилкетердәй дәртле, матур көйләр, сайлаучыларның кәефен тагын да күтәреп, бәйрәм төсе бирде. Халык та бик актив, диделәр биредә.
- Сайлаулар тыныч уза. Безнең участокта барлыгы 1485 сайлаучы теркәлгән. Бүген аеруча өлкәннәр актив, алар бу эшнең ни кадәр җаваплы булуын аңлый, - диде әлеге сайлау участогы рәисе Гөлнара Бәдыгиева.
Концерт караучыларның да хәлләрен белештек.
- Тавыш биреп чыктык та, менә хәзер концерт карыйбыз. Күңелле монда, бәйрәм кебек. Халык күңелен күреп, матур чара оештыручыларга рәхмәт, - диде сайлауга килгән Рауза апа.
Ризилә КОРБАНОВА/ “Хезмәт даны”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев