Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны Россия көне белән котлый

    12 июнь - Россия көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм районыбыз кунакларын бәйрәм белән котлады.

    Реклама

    -12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Россия көне - патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче, Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм.

    Бөек илебезнең күпмилләтле халкы бу көнне туган илебезнең данлы тарихын кабат искә төшереп, ата-бабаларыбызның Ватанны саклауда, төрле яуларда күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурлана. Һәр буын ил тарихына үз битләрен яза, үзенең эш-гамәлләре белән кереп кала. Илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана. Безнең буын һәм кукмаралылар язган битләр матур эшләр, казанышлар белән тамгалансын иде.

    Бәйрәм белән сезне, барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: